«Сферум» укучыларны платформаның креатив үсешендә катнашырга чакыра

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

VK һәм «Ростелеком» компанияләре белән берлектә оештырылган «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион платформасы һәм «Вконтакте» социаль челтәре 1-11 сыйныф укучылары өчен иҗади бәйге игълан итә. Укучылар креатив стикерлар булдыруда катнаша алалар, аларның иң яхшылары белем бирү платформасы чатларына кертеләчәк. Иң уңышлы эшләрнең авторлары шулай ук конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алачак.

Конкурс 2022 елның 7 февраленнән 14 мартына кадәр узачак. Рәсемнәр, скетчлар яки әзер стикерлар җыелмасы рәвешендә иҗади эшләрне «ВКонтакте», Instagram яки TikTok социаль челтәрендәге ачык аккаунтында идеянең кыскача тасвирламасы һәм #мойсферум хештегы белән урнаштырырга кирәк.

«Безнең белем бирү платформасы кулланучылар өчен уңайлы һәм кызыклы булырга тиеш. Без педагогик һәм ата-аналар берләшмәләре белән даими рәвештә хезмәттәшлек итәбез, аларның «Сферум»ны камилләштерү буенча теләкләрен исәпкә алабыз. Бу юлы без укучыларны платформа үсешендә катнашырга һәм безнең ярдәм белән тормышка ашырылачак креатив идеяләрне тәкъдим итәргә чакырабыз. Иң яхшы иҗади эшләр профессиональ рәссамнар тарафыннан эшләнәчәк һәм стикерпаклар рәвешендә платформага өстәләчәк», - диде «Сферум» цифрлы мәгариф компаниясе генераль директоры Рубен Акопов.

Җиңүчеләр 14 апрельдә билгеләнәчәк, иң яхшы эшләрнең авторлары кыйммәтле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International