Бүген, 9 февральдә Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары, бөтен Россия буенча яшьтәшләре кебек үк, йомгаклау әңгәмәсен тапшырды. 2022 елда йомгаклау әңгәмәсе республиканың 1 198 мәктәбе базасында үткәрелде. Әңгәмәдә 37 меңнән артык IX сыйныф укучысы катнашты. Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, бөтен Россия буенча 1 млн. 462 мең тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә төп срокта катнашуга теркәлгән. 38 катнашучы өчен йомгаклау әңгәмәсе үткәрү пунктлары өйдә оештырылды.
ГИА-9 га рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" алган 9 нчы сыйныф укучылары кертелде.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе спонтан сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Эшне башкаруга һәр катнашучыга 15-16 минут вакыт бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен тиешле документлар булган очракта үтәү озынлыгы 30 минутка арта (ягъни күрсәтелгән категориядәге катнашучылар өчен әңгәмәнең гомуми озынлыгы уртача 45 минут тәшкил итәргә мөмкин).
Йомгаклау әңгәмәсе җирле вакыт белән 09.00 сәгатьтә башлана. Аның эшләрен тикшерү һәм бәяләү мәктәп комиссиясе тарафыннан башкарыла.
Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы, бөтен эшне башкарган очракта 10 яки аннан да күбрәк балл җыйса, "зачет" ала. Җыелган балларның максималь саны 20 булырга мөмкин.