Питрәч районындагы Шигали балалар бакчасы 2022 елга капремонт программасына керде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанның Питрәч муниципаль районында Иске Шигали “Кояшкай” балалар бакчасында капиталь ремонт ясалачак. 1984 елгы бинада шартларны яхшырту республика программасы кысаларында планлаштырыла. 

"Бу 2022 елда программага эләккән бердәнбер балалар бакчасы. Мәктәпкә кадәрге учреждение мәктәп бинасында урнашкан, анда 36 бала йөри, - дип сөйләделәр Татарстан Республикасы Питрәч районы администрациясендә.

Алдагы эш күләме белән район башлыгы Илһам Кашапов танышты.

Гомумән алганда, төзүчеләргә тугыз төр эш башкарасы бар. Бу барлык инженерлык системаларын (җылылык, электр, канализация), керү төркемнәрен ремонтлау, эчке эшләр. Шулай ук балалар бакчасы мәйданын арттыру, кер юу һәм өстәмә санузеллар ясау планлаштырыла. Ремонт суммасы әлегә килештерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International