21 февральдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында «Сәламәт туклану-сәламәт милләт» дигән Республика фәнни – гамәли конференциясе узачак.
Конференция Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты белән берлектә үткәрелә. Конференциядә Мәгариф, хезмәт һәм социаль өлкәдә башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, җитәкчеләр, педагогик хезмәткәрләр һәм белгечләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эш бирүчеләр, укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) һәм башка кызыксынган затлар катнаша ала.
Конференциянең Бурычлары:
- җәмгыятьнең ихтыяҗларын һәм дәүләт мөмкинлекләрен координацияләргә мөмкинлек бирә торган сәламәт яшәү рәвешен һәм алымнарын гамәлгә кертү механизмын кулланып, халыкның сәламәт яшәү рәвешен, дөньяга карашын формалаштыру;
- сәламәт туклануның, аерым алганда, кызларның һәм бала табу яшендәге хатын-кызларның туклануын, хроник авыруларны профилактикалауның һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуның ролен аңлау;
- дөрес туклану күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән белемнәрне киңәйтү;
- мәгариф учреждениеләре шартларында туклануны системалаштыру һәм стандартлаштыру өлешендә азык-төлек продуктлары, идарә карарлары өлкәсендә куллану тенденцияләрен билгеләү; мәктәп туклануын оештыруны мониторинглауның бердәм системасын эшләү, югары технологияле карарлардан файдаланып экологик рациональ җитештерү;
- кешенең тормыш сыйфатын, шәхси сәламәтлеген саклау һәм яхшырту.
«Сәламәт туклану-сәламәт милләт» Республика фәнни – гамәли конференциясе катнашуның түбәндәге вариантларын күздә тота:
- онлайн-тыңлаучы сыйфатында катнашу;
- чыгыш-презентация белән онлайн-катнашу;
- читтән торып катнашу (мәкаләне электрон җыентыкта бастыру).
Пленар утырыш кысаларында түбәндәге спикерлар чыгыш ясаячак:
- Митрофанова Любовь Александровна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы;
- Лотфуллин Рамил Вазыйх улы, Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаментының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары;
- Савченко Разия Фатыйх кызы, Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры.