«Роскосмос» дәүләт корпорациясе бөтен илдән талантлы яшүсмерләр арасында конкурс нигезендә сайлап алу үткәрә. Төп бүләк-бер айга (2022 елның 2 апреленнән 22 апреленә кадәр) «Артек» халыкара үзәгенә түләүсез юллама, анда балаларны космик тематикага багышланган белем бирү сменасы көтә.
Конкурс нигезләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, «Роскосмос» балалар лагере базасында космик смена инде дүртенче тапкыр үткәрелә.
Конкурста РФ урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Ләкин төп шарт: катнашучы 2022 елда «Артек» та беренче тапкыр булырга тиеш, әгәр ул алдан башка сменага юллама алган икән, димәк, ул сайлап алуда катнаша алмый.
Конкурс кушымтасы буенча, электрон гариза бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:
- «шәхси катнашучы» категориясе — гаризаны катнашучының әти-әниләре (законлы вәкилләре һәм/яки аларны алмаштыручы затлар) тапшыра;
- «коллектив катнашучы» категориясендә — гаризаны төркем җитәкчесе тапшыра.
Шуны да искәртеп үтергә кирәк, бер катнашучыдан бары тик бер генә гариза килергә тиеш, ә команда булган очракта андагы катнашучылар саны 5тән артмаска тиеш.
Конкурста катнашу өчен гаризаны оештыручыларның электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин: Kozhan.VI@roscosmos.ru