Татарстанда «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының зона этабы дәвам итә, анда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары катнаша.
10, 11, 14 февральдә конкурс чаралары Әгерҗе, Арча һәм Чистай районнарының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында узды. Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында катнашучылар һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Барлыгы зона этабында республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының 107 укытучысы катнаша, шулардан 20 финалист билгеләнәчәк.
Бәйгенең йомгаклау этабы Казанда 14 марттан 18 мартка кадәр узачак.