Казанның 78 нче лицее каршында инклюзив белем бирү үзәге проектлана

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

2021 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын ачыклау өчен 1,8 меңнән артык объект тикшерелгән. 2022 елда Казанда яңа инклюзив учреждениеләр: кондуктив балалар бакчасы һәм гыйбадәтханә каршындагы ял үзәге ачу планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Мэры Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров җиткерде.

 Ул районнарда социаль, мәдәни, спорт учреждениеләрендә уңайлы мохитне тикшерү буенча системалы эш алып барыла, дип билгеләп үтте. Узган ел 1853 объект, шул исәптән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать киңлекләре тикшерелде. «Бу юнәлеш агымдагы елда хакимият өчен өстенлекле булачак», – дип ассызыклады М.Закиров.

2021 елда хәйриячеләр ярдәме белән «Әкият» курчак театры бинасында республикада беренче «Симург» ял итү инклюзив үзәге ачылды. Моннан тыш, «Фарватер» 78 нче лицейның өстәмә корпусларында урнашкан уникаль инклюзив белем бирү үзәген проектлауга әзерлек бара. Киләчәктә биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт-ял итү үзәге, остаханәләр, лабораторияләр һәм һөнәри әзерлек сыйныфлары булган уку блоклары барлыкка киләчәк.

Марат Закиров хәбәр иткәнчә, 2022 елда шәһәрдә берьюлы берничә инклюзив объект ачылачак. Алар арасында Серафим Саровский гыйбадәтханәсе каршындагы «Перемена» ял үзәге һәм «Все сам» Россиядәге беренче кондуктив балалар бакчасы бар, соңгысын инвалид баланың әтисе, Казанда яшәүче Илья Школьников төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International