Илсур Һадиуллин 155 нче гимназия укытучысы Җамалия Шәмси кызын 70 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155-нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Хуҗәхмәтова Җәмалия Шәмси кызын 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.

Җамалия Шәмсиевна хезмәт эшчәнлеген 1970 елда китапханәче вазыйфасында башлый, 1975 елдан ТАССРның Балык Бистәсе районы Шомарбаш сигезьеллык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1995 елдан башлап башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Республиканың мәгариф системасында Җамалия Шәмсиевнаның гомуми стажы 51 ел тәшкил итте.

Хуҗәхмәтова Җамалия Шәмси кызы зур эшчәнлек, югары җаваплылык, хезмәттәшләренә карата сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек, үз эшчәнлеген читтән күзәтеп, аны объектив һәм гадел бәяләргә омтылуы белән аерылып тора.

Хезмәт эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре өчен Җамалия Шәмсиевна «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.                       

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Җамалия Шәмсиевнаны 70 яшьлек юбилее белән котлый, аңа нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International