17 февральдә Казан политехника көллияте - Татарстанның машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармаклары предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү буенча һөнәри белем ресурс үзәге базасында «Станочник» һөнәре буенча «Иң яхшы һөнәр буенча» һөнәри белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы узачак.
Конкурста катнашу өчен 8 һөнәри белем бирү оешмасыннан 11 катнашучы теләк белдергән.
Катнашучыларга теоретик бирем – операция картасын рәсмиләштерү, практик бирем – сызымга туры китереп детальләр ясау бурычы тора. Практик бирем 1К625Д маркалы токарь-винторез станокларында һәм 1К62Д маркалы станокларда башкарылачак.
Конкурсның төп бурычлары – һөнәри фикерләүне үстерү, укучыларны, студентларны һөнәри һәм шәхси үсешкә кызыксындыру; укучыларның, студентларның киләчәк һөнәри эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру; эшче кадрлар әзерләү сыйфатын тәэмин итүдә эш бирүчеләрнең ролен арттыру; урта һөнәри белем бирү өлкәсендә конкурентлы мохит булдыру, эшче һөнәрләрнең престижын арттыру.
Конкурс нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә җиңүчеләр, призерлар һәм иң яхшылар билгеләнәчәк.