Студентларның фәнни берләшмәләре үсешкә грантлар ала алачак

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Хөкүмәт студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш миллион сумга кадәр грантлар ала алачак. Субсидияләр бирү кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады.

Грантларны фәнни конференцияләр, дискуссия клублары, күргәзмәләр, семинарлар оештыру, шулай ук фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.

Дәүләт һәм коммерция вузларының студент коллективлары федераль ярдәм алу конкурсында катнаша алачак. Сайлап алуны Мәгариф һәм фән министрлыгы елына ике тапкыр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International