Теоретик тур 20 февральдә 11:00 дән 15:00 гә кадәр КНИТУ-КАИның сигезенче уку бинасында узачак, ул бөтенроссия олимпиадасын үткәрүнең төбәк мәйданчыгы булып тора.
Катнашучылар олимпиадага теркәлгәндә паспорт, ә 14 яшьтән яшьрәк укучылар туу турында таныклыкны һәм мәктәптән мөһер белән таныкланган фотосурәт белән белешмәне күрсәтергә тиешләр.
Катнашучылар олимпиадага үзләренең шәхси кабинетыннан алынган махсус бланклар алып килергә тиеш, барлык биремнәр шул бланкларда башкарылачак. Бланклар комплектына титул бите, тикшерү кәгазе, 10 шакмак юлы төшерелгән бит, шулай ук эрүчәнлек һәм Менделеев таблицасы керә.
Катнашучыларны озатучыларга олимпиада уза торган этажларга керү рөхсәт ителми. Практик тур 20 мартта икенче уку бинасында узачак.