Әлмәттә яңа «Русалочка» балалар бакчасы ачылды. Урсала микрорайонында мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Балаларны тәрбияләү белән 35 хезмәткәр шөгыльләнәчәк.
Балалар бакчасы структурасында 6 төркем эшләячәк, аларның 3се – 1,6 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен, 1 төркем – 3тән 4 яшькә кадәр, 1 төркем – 4тән 6 яшькә кадәр, 1 төркем – сөйләме бозылган балалар өчен.
Балалар бакчасында инвентарь бүлмәсе булган музыка залы, тренерның аерым кабинеты булган физкультура залы, методик кабинет, логопед кабинеты, психологик бушату кабинеты, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе бар. Учреждение территориясендә 6 уен һәм бер спорт мәйданчыгы корылган.
Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Мин проектның яхшы итеп сайлануына бик шат. Ул гаҗәеп, заманча. Уеннар өчен дә, йокы өчен дә, азык-төлек блогы да, калганы да бар», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
«Хезмәттәшләрем, хезмәткәрләрем исеменнән, чыннан да, соңгы дәрәҗәдә җиһазландырылган шундый матур бакча өчен төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», - диде балалар бакчасы мөдире Елена Инзерова.