Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ике балалар бакчасы ябылды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 381 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 46 463 бала). 

12 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми (15.02 – 19 мәктәп иде). Чирмешән, Тукай, Менделеевск, Питрәч, Спас, Лаеш муниципаль районнарында грипп һәм ОРВИ белән бәйле рәвештә берәр мәктәп, Түбән Камада һәм Казанда - өчәр мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Авыру балалар белән элемтәдә булган балалар саны арту сәбәпле, Минзәлә һәм Алабуга муниципаль районнарында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International