28 февральдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елгы максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек фикер алышачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла.
Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2021 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бурычларын сайлау буенча онлайн-сораштыруда 7 меңнән артык кеше катнашты.
Бурычларны үтәүнең беренчел нәтиҗәләре http://publictasks.tatarstan.ru/ порталында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бастырылган.
Мәсьәләләр үтәлеше турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.
Искәрмә:
Максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җәмәгать тикшерүендә катнашырга теләүче гражданнар катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын тутырырга тиеш. Мәгълүматларны 2022 елның 24 февраленә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: Mon.OrgOtdel@tatar.ru
Иҗтимагый фикер алышу Zoom видео-конференц-элемтә режимында үткәреләчәк. Теркәлгәннән соң трансляциягә тоташтыру өчен сылтама җибәреләчәк.
Игътибар: Тулы булмаган мәгълүмат биргәндә катнашудан баш тартачаклар.