Буа районында бүген «Ел тәрбиячесе» конкурсының чираттагы зона этабы уза

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

14, 15 февральдә Мамадыш һәм Ютазы районнары «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.

Балалар бакчалары педагоглары - Татарстанның Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы, Мамадыш районнарында җиңүчеләр - балалар катнашында чаралар тәкъдим иттеләр.

17 февральдә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Аксубай, Тәтеш районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр Буа муниципаль районынында үзләренең көчләрен сынашачак. Барыгызга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International