13-15 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге 8-11 сыйныф укучылары арасында хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабын үткәрде.
Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Татарстанның 30 муниципаль районы укучылары катнашты. Алар-муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиаданың региональ һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар.
Ярышлар бер этапта узды һәм теоретик-практик юнәлештәге биремнәр, төшенчәләрне чагыштыру, хокукый мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук кроссворд чишүне үз эченә алды.
Мәктәп укучыларының хокук буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр булдылар:
Искәндәр Насыйбуллин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 8 сыйныф укучысы;
Җәмил Җамалиев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 8 сыйныф укучысы.
Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр булдылар:
Зилә Исхакова, Саба районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Камил Таҗиев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;
Роман Моисеев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;
Артем Карягин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;
Марат Идрисов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;
Иван Кузнецов, Казан шәһәре Идел Буе районының 19-нчы номерлы гимназиясенең 9-нчы сыйныф укучысы;
Анастасия Латыйпова, Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
Рөстәм Әхмәтгалиев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;
Лада Петрова, Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
Юлия Кирикова, Яр Чаллы шәһәре 77 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
Рәшит Йосыпов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;
Никита Белоусов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;
Ислам Ибраһимов, Казанның Авиатөзелеш районы 33-нче номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы;
Олег Савич, Чаллы шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
Никита Молодиченко, Чаллы шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
Газиз Вәлидов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;
Ульяна Короткина, Казан шәһәре Вахитов районының 131нче лицееның 11 сыйныф укучысы;
Казан, Чаллы, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Саба, Теләче, Ютазы районнарыннан 65 укучы хокук буенча бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм региональ этабы призерлары булдылар.