Россиядә эшлекле хат буенча бушлай белем бирү онлайн-курслары ачылды

2022 елның 18 феврале, җомга

"Безнең бизнес-хокук буенча курслар рәсми документлар, хатлар һәм килешүдәр белән эшләүче, рус телендә почта һәм мессенджерларда эшлекле язышу алып баручы барлык кешеләргә дә файдалы булачак", - дип сөйләде Ольга Ребковец, "Тотальный диктант" фонды директоры, РФ президенты каршындагы рус теле буенча совет әгъзасы.

Заманча цифрлы дөньяга күчкән вакытта, грамоталы дип бары тик дөрес язылган һәм рәсмиләштерелгән текстны гына санарга мөмкин, дип үз фикере белән бүлеште "Грамота.ру" порталы баш мөхәррире Владимир Пахомов. "Шуңа күрә яңа курста без орфография һәм пунктуация нормаларына гына игътибар итүдән тыш, текст мөхәррирләрендә документ булдыру кагыйдәләрен дә тикшерергә булдык", - дип өстәде ул.

Сүз уңаеннан, курсларны уйлап табучылар документларны әзерләгәндә иң еш җибәрелә торган хаталарны да исәпкә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International