50 елдан соң безнең тормыш нинди булачак? Роботлар кешеләр өчен бөтен эшне башкара алырмы? Кешене алыштыра алырмы? Әгәр чын үсеш ярдәмче технологияләрне камилләштерүдән түгел, ә үз сәләтләрен киңәйтүдән гыйбарәт икән, бу ничек?
Боларның барысы турында да Science.Technology.Art (STArt) фәнни-технологик сәнгать проектларының Ачык бөтенроссия конкурсында катнашучыларга уйларга тәкъдим ителә. Аны "Яндекс" катнашында Политехник музейда уйлап тапканнар. Без инде киләчәк образларының роботлар катнашыннан башка бик сирәк узуына күнеккәнбез. Тыныч сюжетларда алар кеше тормышын гадиләштерә. Алармистик картиналар безгә үз иҗатларына каршы баш күтәрүче акыллы машиналар дөньясын тәкъдим итә. Галимнәр, тикшеренүчеләр һәм рәссамнар киләчәк сценарийларының берсен булдырырга мөмкин.
18 яше тулган барлык кеше дә үзе генә, яки команда белән катнаша ала. Иң мөһиме - үз идеясен тормышка ашырырга әзер булу һәм аны Политехник музей яисә аның партнерлары мәйданчыкларында тәкъдим итү.
Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә, ә җиңүчеләр 8 июньдә аталачак. Җиңүчеләрне эксперт советы билгеләячәк, аңа әйдәп баручы галимнәр дә, заманча сәнгать өлкәсендәге рәссамнар һәм белгечләр кергән. Барлыгы 25 эксперт.
Җиңүчеләр үз арт-объектларын гамәлгә ашыруга 500 000 сумга кадәр акчалата грантлар алачак.
Иң мөһиме: арт-проект идеясе кешегә махсус фәнни яки сәнгать әзерлегеннән башка аңлаешлы булырга тиеш. Ә нигездә - тикшерелгән фактлар һәм аларның корректлы интерпретацияләре.