Яклар инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруга җайлаштыруның һәм ярдәм итүнең иң яхшы методикаларын кертү буенча уртак фәнни, мәгариф һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан килешүгә кул куйдылар.
«Чикләнмәгән мөмкинлекләр урамы» Гомумроссия халык фронты проекты чараларын гамәлгә ашыруга «Абилимпикс» милли үзәге һәм һөнәри белем бирүне үстерү институты каршындагы инклюзив белем буенча Федераль методик үзәк белгечләре, шулай ук төбәкләрдә урта һөнәри белем бирү системасының база һөнәри белем бирү оешмалары һәм ресурс укыту-методик үзәкләре җәлеп ителәчәк.
Килешү кысаларында «Абилимпикс» хәрәкәтенең региональ үсеш үзәкләрен ОНФ проектының терәк пунктлары сыйфатында файдалану мөмкинлеге карала. Монда әңгәмәләр, очрашулар, форумнар һ.б. тематик чаралар үткәреләчәк.