«Әдәби иҗатта сәләтле балалар һәм "Сириус" үзәгенең "Филология" өлкәсен өйрәнү буенча белем алучы мәктәп укучылары белән эшләүдә заманча белем бирү технологияләре» дип аталган квалификация күтәрү программасына теркәлү ачылды. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 6 мартына кадәр кабул ителә.
Кандидатларга резюме һәм мотивацион хат җибәрергә кирәк.
Программа 27-31 мартта узачак. Уку түбәндәгеләргә файдалы булачак:
- балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү белән шөгыльләнүче төбәк үзәкләре педагоглары һәм методистлары;
- рус теле һәм әдәбияты укытучылары;
- «Филология» предметы өлкәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре методистлары;
- «Филология» предметы өлкәсе педагоглары өчен программаны гамәлгә ашыручы региональ мәгарифне үстерү һәм квалификация күтәрү институтлары методистлары һәм мөгаллимнәре;
- гомуми һәм өстәмә белем бирү системасы педагоглары, укучыларны «Филология» фән өлкәсендә югары дәрәҗәдәге ярышларга (олимпиадаларга, конкурсларга) әзерләүчеләр.