Казан мэриясе балалар бакчаларының тәрбиячеләре өчен семинар уздыра

2022 елның 19 феврале, шимбә

Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештыра. Чара 21нче февральдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында үтәчәк.

Искәртеп узыйк, семинар – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклы дәвамы һәм Туган тел көненә багышланган чараларның берсе. Былтыр әлеге темага барлыгы өч семинар уздырылды, очрашуларда 1000гә якын укытучы катнашты.

Чараның төп үзенчәлеге: ул – креатив, үз фикерле, яңача карашлы, заманча тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы.

Программада чыгыш ясаучы биш спикерның барысы да практиклар – балалар белән эшләүче укытучылар, татар телен өйрәтү буенча проект авторлары, шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре.

Чарада татар курчаклары проектын тәкъдим итү; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә нәтиҗәле алымнар; иртәнге түгәрәк вакытында сөйләм телен үстерү ысуллары; полилингваль белем бирү моделе: апробациянең беренче нәтиҗәләре; саф hавада булганда балаларның сүзлек байлыгын арттыру темалары күтәреләчәк. Катнашучылар семинарда алган күнекмәләрен, белемнәрен үз эшендә дә куллана алачак. Шулай ук кайбер мәсьәләләрне чишү юлларын табачак, яңа чыганаклар белән танышачак.

21нче февральдә узачак чарага Казанның барлык балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, методистлары һәм мөдирләре чакырыла. Семинарда 500гә якын мөгаллим катнашыр, дип көтелә.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы Ризванов катнашачак.

Семинарның кураторы – тәрҗемәче, укытучы, проектлар авторы, «БИМ-радио»да «Әйдә, учить татарча» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Эльза Ринат кызы Нәбиуллина.

Кайда: Ленин исемендәге мәдәният йорты (Копылов урамы, 2а)

Кайчан: 21нче февраль 15.00, теркәлү 14.30да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International