Россия студент отрядлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп белем бирү системаларын модернизацияләү проектына кушылачак

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар, аның нигезендә, тудентлар отрядлары составында булучы төзелеш һөнәрләре буенча укучы көллият студентлары, мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү проектына кушылачак. Имзалау «Трудкрут» форумында Россия Студентлар отрядлары көнендә узды. Программаны тормышка ашыруга илнең 1260 колледжыннан студентлар җәлеп ителәчәк.

«Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча мәгариф министрлыгы быел мәктәп инфраструктурасын яңарту буенча «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» федераль программасын башлап җибәрә. Нәтиҗәдә, 2026 ел ахырына кадәр илдә 7,3 мең мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Әлеге программаны тормышка ашыруга без көллият студентларын, төзелеш һөнәрләре буенча укучы студент отрядларын җәлеп итәргә планлаштырабыз. Ышанам, безнең үзара ярдәмләшү бу уртак бурычны югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Аның сүзләренә караганда, Студентлар отрядлары бүген яшьләргә үзләренең беренче акчаларын эшләп кенә калмыйча, конкрет өлкәдә үзләренең һөнәри компетенцияләрен дә камилләштерергә, коммуникатив һәм оештыру сәләтен, идарә итү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Студентлар отрядлары ягыннан килешүгә Үзәк штаб командиры Дмитрий Парамонов кул куйды.

«Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы РФнең 74 субъектыннан 240 меңнән артык яшь кешене вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук гражданлык һәм патриотик тәрбия белән шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.

Урта һөнәри белем бирү студентларына ярдәм күрсәтүне һәм Россия Мәгариф министрлыгы колледжларының матди-техник базасын яңартуны «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашыра. Проект шулай ук укытучыларның һәм производствога өйрәтү осталарының квалификациясен күтәрүне күздә тота. Моның буенча ел саен 5 меңнән дә ким булмаган кеше белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International