Татарстанның 27 укучысы инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

14 февральдән 17 февральгә кадәр 9-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

Олимпиадада Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 20 муниципаль районыннан 171 белем бирү оешмасы катнашты.

Инглиз теле буенча Олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар «Listening», «Reading», «Use of English», «Writing» кебек дүрт конкурс буенча язма формада биремнәрне үтәделәр. Икенче турда телдән формада «Speaking» конкурсы биремнәрен башкардылар.

Олимпиадада Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан компетентлы жюри эшләде.

Җиңүчеләр - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Нурлат, Тәтеш, Чистай районнарыннан 27 укучы.

Казан, Яр Чаллы һәм республиканың 11 районыннан 81 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International