Кадерле дуслар!
Үзеңең зур һәм кече ватаныңа мәхәббәт – телгә хөрмәт белән караудан башлана. Шуңа күрә Халыкара туган тел көне һәркемгә кагыла. Туган тел - ул мәдәниятебезнең асылы, ул тарихны һәм хәзерге заманны, гореф-гадәтләрне һәм инновацияләрне бәйли.
Безнең зур илебездә төрле милләт вәкилләре яши, алар үз телләрен кадерләп саклыйлар, белемнәрен буыннан-буынга тапшыралар.
Бүген Россия мәктәпләрендә 70тән артык Туган тел өйрәнелә. Моның өчен махсус программалар, пособиеләр һәм методик материаллар эшләнә. Туган тел укытучыларына да һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Без илебезнең тел күптөрлелеген сакларга гына түгел, ә балаларның телләрне өйрәнүгә карата ихлас кызыксынуларын үстерергә, заманча алымнар кулланырга омтылабыз. Моның өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә төрле яшьтәге катнашучылар өчен Бөтенроссия ачык дәресләре, олимпиадалар һәм конкурслар, этнодиктантлар, флешмоблар һәм акцияләр уза.
Туган телебезгә сокланып, башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карап һәм үзебезнең дөньяга карашыбызны даими рәвештә киңәйтеп яшик!