16-17 февральдә Спас районында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының өченче зонасы узды. Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Нурлат һәм Аксубай районнарының муниципаль этапларында җиңүче конкурсантларны 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе ачык йөз белән кабул итте.
Конкурс жюрие конкурсантларның һөнәри дәрәҗәсе елдан-ел арта, дип билгеләп үтә. «Ел укытучысы» конкурсын уздыру педагог һөнәрен популярлаштыруга, перспективалы мәгариф идеяләре һәм практикаларын популярлаштыруга, республиканың иҗади эшләүче укытучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә этәргеч булып тора.
Дүртенче зона мәйданчыгы конкурсантларны кабул итәргә әзер. Балык Бистәсе муниципаль районы 18 һәм 19 февральдә Алабуга, Питрәч, Мамадыш һәм Саба районнары муниципаль этапларында җиңүче укытучыларны каршы ала.
Конкурсантларыбызга чын күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, уңышлы дәресләр һәм мастер-класслар телибез!