Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучылары арасында волейбол ярышларын үткәрү инициативасын хуплады

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын уздырды. Анда әлеге иҗтимагый оешманың чираттагы хисап-сайлау конференциясен 2 мартта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында үткәрү турында карар кабул ителде.

Президиум утырышын ачып, Фәрит Мөхәммәтшин волейболның халык арасында популярлаша баруын, дисциплиналар саны артуын, яңа проектлар эшли башлануын билгеләп үтте. "Безнең федерациянең төп максаты массакүләм волейболны профессиональ спорт белән беррәттән республикада һәрьяклап үстерү, - дип искә төшерде Волейбол федерациясе президенты. - «Зенит-Казан» һәм «Динамо Ак Барс» волейбол командаларының казанышлары, Россия чемпионатының төрле лигаларында һәм бөтенроссия ярышларында башка һөнәри һәм һәвәскәр волейбол дружиналарының уңышлы чыгышлары, шулай ук предприятиеләр, авыл районнары, студентлар, мәктәп укучылары һәм ветераннар арасында волейбол буенча популяр лигалар безнең алымның дөреслеген исбатлады».

Республика волейбол федерациясенең чираттагы конференциясенә әзерлек барышы турында мәгълүматны федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов тәкъдим итте.

Федерация вице-президенты Олег Брызгалов хәбәр иткәнчә, конференция барышында Казан Олимпия резервы училищесы белән хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалау планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, училище талантлы яшьләрне әзерләүдә мөһим звено булып тора. Федерациянең Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты, Казан техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан дәүләт архитектура һәм спорт комитеты белән шундый килешүләре бар инде.

Утырышта укытучылар арасында волейбол ярышларын оештыру турында республиканың кайбер мәктәпләреннән килгән тәкъдим дә каралды. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу кызыклы инициатива игътибарга һәм хуплауга лаек. "Һичшиксез, безнең федерация массакүләм волейболны үстерү белән кызыксына, - дип ассызыклады ул. - Һәм волейбол хәрәкәтендә укытучыларның катнашуы әлеге динамик һәм һәркем файдалана алырлык спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә, киләчәккә калдырмыйча, федерациягә яңа проектны оештыру мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк".

Волейбол федерациясе президиумы утырышында шулай ук оешманың 2022 елга спорт чаралары календаре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International