VIII нче Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 нче февраль көнне Әтнә районы Коморгуҗа урта мәктәбендә VIII нче Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция эшендә 9 район һәм шәһәрләрдән 80 кеше катнашты, 4 юнәлештә 36 чыгыш тыңланды.

Укучылар Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм иҗади мирасы буенча, С.Хәкимнең 110 еллык юбилее уңаеннан башкарылган эзләнү проектлары, татар теле һәм әдәбиятына багышланган эшләр белән чыгыш ясадылар.

Укытучылар милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән заманча эш алымнары куллану  тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Эшләрне Татарстан республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Бөтендөнья татар конгрессы, журналистлар, музей белгечләре бәяләде.

Югары бәяләнгән эшләр Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Тарих институты, Бөтендөнья Татар конгрессы грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International