14 марттан 18 мартка кадәр Казанда «Ел тәрбиячесе-2022» конкурсының финалы узачак

2022 елның 5 марты, шимбә

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары балалар бакчалары базасында «Ел тәрбиячесе-2022» һөнәри конкурсының зона этабы чаралары узды.

Иң яхшы педагоглар бер тема белән берләшкән ике чарада осталык күрсәттеләр: "Балалар белән педагогик чара" һәм "Минем педагогик табыш".

Казан шәһәре балалары әкиятләр буенча сәяхәткә киттеләр, кулинар шоуда катнаштылар, экология темасы буенча фикер алыштылар, волонтерлар булдылар һәм башка кызыклы вакыйгаларда катнаштылар.

«Ел тәрбиячесе-2022»  һөнәри конкурсы финалында катнашучылар 14-18 мартта Казанда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International