Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстанның һәр мәктәбендә целиакия һәм диабетлы балалар өчен махсус меню бар

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстанның барлык мәктәпләрендә целиакия һәм диабет белән чирләүче балалар өчен махсус туклану мөмкинлеге бар. Бу хакта сәламәт туклану турында туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, мондый менюны эшләү Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор һәм Туклану департаменты белгечләренең уртак тырышлыгы белән алып барылды.

"Бүген һәр мәктәпнең шундый менюсы бар. Барысы да бик тәфсилләп аңлатылды: ризык әзерләү, куллану буенча нинди кагыйдәләр, аны ничек сакларга. Әгәр дә кеше аны өеннән алып килгән икән, ничек һәм кайда сакларга мөмкин, гомумән, алай эшләргә ярыймы - боларның барысы турында да безнең мәктәпләр хәбәрдар", - дип сөйләде Асадуллина.

Спикер сүзләренчә, барлык ата-аналар да мәктәпләрдә мондый меню булу турында хәбәрдар түгел. Асадуллина билгеләп үткәнчә, барлык сораулар белән ата-аналар мәктәпләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, анда аларга барлык нечкәлекләрне аңлатачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International