Укучылар өчен «Киләчәк инженерлары» конкурсының беренче этабы башланды

2022 елның 4 марты, җомга

КНИТУ-КАИ радиоэлектроника, фотоника һәм санлы технологияләр институты мәктәп укучылары өчен «Киләчәк инженерлары (Радист)» электроника, программалаштыру, фотоника һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм иҗат проектлары конкурсы игълан итә.

Катнашу өчен 27 мартка кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә һәм проектны тәкъдир итәргә кирәк.

Конкурс 3 этапта узачак.

Беренче этап, читтән торып, 27 мартка кадәр дәвам итәчәк – экспертизага конкурс эше нәтиҗәләре белән презентация тәкъдим итәләр. Беренче турда катнашучыларның барысы да конкурста катнашучы сертификаты алачак.

Икенче этап 28 мартта башлана – катнашучылар эксперт комиссиясе каршында 5-7 минутлык доклад белән чыгыш ясаячак, һәр презентациядән соң ачык фикер алышачак, анда эш темасы буенча сорауларны конференциядә катнашучыларның барысы да бирә ала. Бу тур 3 апрельдә тәмамлана.

Өченче этап 22-24 апрельдә узачак. Конкурс призерлары «Гамәли электродинамика, фотоника һәм тере мохит» Халыкара фәнни-техник конференциясендә катнашачаклар һәм аларның докладлары конференция җыентыгында бастырылачак.

Сорауларны +7 (906) 11-46-680 телефоны буенча бирергә мөмкин (Сәлахова Әлфия Шәүкәт кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International