Югары уку йортлары, көллиятләр һәм мәктәпләрнең дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның вакыты чикләнмәгән булачак

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 1 мартыннан «Мәгариф турында» Федераль законның яңа нормаларын тормышка ашыру өчен РФ Хөкүмәте карары үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр нигезендә, белем бирү оешмалары аккредитация процедурасын бер генә тапкыр узачаклар.

Аккредитациясе 1 мартка кадәр булган вузларның таныклыклары автомат рәвештә сроксыз булачак. Аккредитацияләүнең яңа тәртибе белем бирү оешмаларына административ йөкләнешне киметәчәк. Моннан тыш, процедурадан артык һәм бер-берсен кабатлый торган таләпләр төшереп калдырылды. 

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән берлектә мәктәпләр, колледжлар һәм югары уку йортлары өчен аерым күрсәткечләр эшләнде. Иң мөһиме ― студентлар һәм мәктәп укучыларын әзерләүнең сыйфаты бәяләнәчәк. Аккредитацияләнгән оешмаларда белем бирү сыйфатын бәяләү өчен шул ук күрсәткечләр буенча даими рәвештә мониторинг уздырылачак. Бу эш өчен Рособрнадзор җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International