8 мартка багышланган бәйрәм көннәре алдыннан балаларның ничек укулары турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
5 март көнне өлкәннәр эшли, балалар укый. Бу көнне булачак дәресләрнең расписаниесен үз мәктәпләрегездә белергә мөмкин. 6, 7, 8 март көннәрендә балалар әти-әниләре белән ял итә. 7 март көнне көллият һәм техникум студентлары да дәресләрдән азат ителде. Алар, мәктәп укучылары кебек үк, өч көн рәттән ял итәчәкләр.