3 мартта Лаешта ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен балалар йортлары һәм интернат мәктәпләре тәрбияләнүчеләре арасында чаңгы ярышы буенча X Республика беренчелеге булды.
Ярышларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Лаеш районы администрациясе, Лаеш балалар йорты хезмәткәрләре оештырды.
Сәламләү сүзләре белән район башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады, ул ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Яшь спортчыларга дистанцияне бер чакрым ераклыкта җиңәргә туры килде. Катнашучылар, үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен, финиш ыргылышы белән тагын берничә секунд вакыт "тартып алырга" тырыштылар. Барлык балалар да үз дистанцияләрен үтәделәр, әмма төрле вакытны күрсәттеләр.
Ярышларны ябу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев ярышларда катнашучыларны котлады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Нәтиҗәдә Лаеш балалар йорты командасы җиңү яулады.
Икенче урында - Яшел Үзән районының Нурлаты авылы балалар йорты тәрбияләнүчеләрендә. Өченче урынны Лениногорск балалар йорты командасы яулады.
Шулай ук ярышларда катнашучы һәркем «Тулпар Эйр» авиакомпаниясенең Директорлар советы рәисе Азат Хәким исеменнән истәлекле бүләк алды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!