Сергей Кравцов "Яңа мәктәп" иҗтимагый советы рәисе вазыйфасын алачак

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Яңа мәктәп» проектының Иҗтимагый советы рәисе вазыйфасын алачак, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бердәм Россия» өч яңа партия проектын эшләтеп җибәрәчәк, ә тагын икесенең эше трансформалаштырылачак. Бу хакта партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак партиянең Генераль советы президиумы утырышында белдерде.

«Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә партия проектларын яңадан эшләтеп җибәрүгә багышланачак. Алар барлыгы 15. Шуларның икесе «Үсеш локомотивлары» һәм «Халык контроле» – трансформалаштырылачак. 13 проект үзгәрешсез эшләячәк, аларның кайберләре буенча без координаторларны алмаштырачакбыз», – диде Андрей Турчак.

Партиянең Генераль советы секретаре «Нык гаилә» проекты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая, «Чиста ил» проектын-Дәүләт Думасының экология комитеты башлыгы Дмитрий Кобылкин, «Имин юллар» проектын-Дәүләт Думасының милек мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Тен җитәкләячәк, дип өстәде. «Бердәм Россия» Генераль советы әгъзасы, Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Яңа мәктәп» проектының Иҗтимагый советы рәисе вазыйфасын биләячәк.

Моннан тыш, өч яңа проект эшли башлаячак: «Хайваннар дөньясын саклау», «Яшел икътисад» һәм «Эшмәкәрлек». Аларның координаторлары-Владимир Бурматов, Юрий Станкевич һәм Әлфия Когогина.

Андрей Турчак шулай ук 2022, 2024 һәм 2026 еллардагы сайлау кампанияләрен исәпкә алып, өч махсус мобилизация проектын эшләтеп җибәрү турында Карар кабул ителүен хәбәр итте.

«Яңа мәктәп» федераль партия проектының максаты-гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү. Проектның төп эш юнәлешләре-мәгариф инфраструктурасын үстерү, балаларны укыту һәм төрле яклап үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, белем бирү процессында катнашучыларның: педагогларның, укучыларның, ата-аналарның хокукларын яклау, педагогик һөнәрнең абруен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International