Өстәмә белем бирүнең эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту буенча белем бирү практикалары бөтенроссия конкурсына материаллар кабул итү дәвам итә.
Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чаралары планы нигезендә нәтиҗәле белем бирү практикаларын ачыклау һәм тарату өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Конкурста барлык төр мәгариф оешмаларында ДООП буенча белем бирү эшчәнлеген оештыруны гамәлгә ашыручы төрле вазыйфалардагы педагогик һәм идарә хезмәткәрләре катнаша ала.
Катнашучыларны теркәү һәм материаллар белән тәэмин итү 2022 елның 20 мартына кадәр уздырыла.