Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
2022 елның 1 мартыннан балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) балалар бакчасына кабул итү өчен медицина бәяләмәсен бирмәскә хокуклы.
Шулай ук ата-аналар өстәмә рәвештә белем бирү оешмасына баланың туу турында таныклыкны, беркетелгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклыкны яки баланың тору урыны, фактта яшәү урыны турында белешмәне үз эченә алган документны тапшыралар.
Билгеләнгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклык булмаганда, ата-ана (законлы вәкил) баланың тору урыны, фактта яшәү урыны турында белешмәләре булган документ тапшыра.