Ресурс «Стопкоронавирус.рф» порталы белән охшаш рәвештә эшләнгән.
«Объясняем.РФ» порталында барлык мәгълүмат реаль вакыт режимында яңартыла. Төп биттә мөһим яңалыклар урнаштырыла, ә «сорау – җавап» бүлегендә еш бирелә торган сорауларга җаваплар җыелган, мәсәлән, азык-төлек бәяләре, медицина оешмалары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм югары уку йортлары, бизнеска ярдәм итү, банк хезмәтләре турында. Яңа сораулар барлыкка килгәндә бүлектәге мәгълүмат яңартылачак.
Илдәге агымдагы вәзгыять турындагы сорауларны кире элемтә формасы аша, шулай ук «Объясняем.рф», «Телеграм», «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Вайбер» битләре аша җибәрергә мөмкин. Сораулар мониторингы даими үткәрелә.
«Стопфейк» бүлегендә социаль челтәрләрдә барлыкка килә торган дөрес булмаган мәгълүматны кире кагулар басыла.
Порталда шулай ук белешмәлекләр, инфографияләр, видео урнаштырылган.