2-10 март көннәрендә Татарстан территориясендә республиканың гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгын (математик грамоталылыкны, табигый фәнни грамоталылыкны, уку грамоталылыгын, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләрне һәм креатив фикерләүне) формалаштыру өчен диагностик тест үткәрелә.
Диагностик тестлауда катнашучы гомуми белем бирү оешмалары исемлегенә Татарстанның 627 мәктәбе керде, анда 21 меңнән артык укучы катнашты.
Әлеге диагностик тест республика өчен беренчел мөһим чара булып тора һәм ТР гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгы дәрәҗәсе турында тулы, объектив һәм актуаль белешмәләр алу максаты белән үткәрелә.