Татарстан укучылары һәм студентлары «PROинтерес» профориентация фестивалендә катнаша ала

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Фестиваль Round платформасы базасында Татарстан яшүсмерләрен һәм яшьләрен профориентацияләү максатыннан уздырыла, аңа «Round» кушымтасы (Android ОС белән гаджетларны кулланучылар өчен) һәм URL: https://round.zone/ кушымтасының веб-версиясе керә.

Фестиваль 1 марттан 15 апрельгә кадәр ROUND кушымтасы мәйданчыгында узачак! Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Фестивальне оештыручылар: ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы; ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе һәм Round кушымтасы.

Фестивальне уздыруга Татарстанның квалификацияле хезмәткәрләре җитешми торган 14 эре компаниясе ярдәм итә.

Алар арасында - генераль партнерлар өчлеге: «ТрансТехСервис», «Нәфис Косметикс» һәм «Татхимфармпрепараты».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International