Сергей Кравцов Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасыннан килгән ата-аналар белән очрашты

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Подольскида Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның балалары Россия мәктәпләрендә укый башлаган Донецк һәм Луганск халык республикасыннан килгән ата-аналар белән очрашуы тәмамланды. Министр очрашуда катнашучыларның сорауларына шәхсән үзе җавап бирде, Россия мәгариф системасының балаларга бирә торган мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Очрашуда шәхсән катнашкан 10 ата-анадан тыш, видео-конференц-элемтә режимында сөйләшүгә Волгоград, Ростов, Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә урнашкан качаклар да кушылды. Катнашучылар проблемалары, борчулары белән уртаклаштылар һәм аларның балалары Россия мәктәпләрендә ничек белем ала башлавы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International