Бөтенроссия олимпиадасының финал турлары 18 мартта башлана

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгының 2021 елның 1 мартындагы 99 номерлы “2021/22 уку елында үткәрелә торган мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри составларын раслау турында”гы һәм “2021/22 уку елында уздырылган һәр гомуми белем бирү предметы буенча” 100 нче номерлы боерыклары басылып чыкты.

Финал 24 предметтан 18 марттан 30 апрельгә кадәр узачак. Аңа төбәк этабында тиешле күләмдә балл җыйган катнашучылар, шулай ук узган елның йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар чакырылган.

Бөтенроссия олимпиадасы финалында җиңүчеләр һәм призерлар, олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешләргә имтиханнарсыз, илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International