Казан федераль университетында түләүле мәгариф хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамә буенча укырга керүче чит ил гражданнары өчен аерым конкурс старт алды.
«Чит ил кешеләре КФУда документларны 1 марттан өч ысул белән бирә ала: шәхсән "Студент булачакмын" социаль-мәгариф челтәре яки почта аша. Быел аерым конкурс кысаларында килгән чит ил гражданнары өчен урыннар саны артты. Баклавриат һәм специалитет программалары буенча укытуга без 1661 абитуриент кабул итә алабыз, ә магистратура программалары буенча - 472», - дип хәбәр итте кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик.
Ул шулай ук бу елның яңалыклары турында сөйләде.
«Чит ил гражданнары өчен аерым конкурс кысаларында белем алу турында документсыз вузга документлар тапшырырга мөмкин, әмма аны конкурс процедуралары уздырганчы тапшырырга кирәк булачак», - дигән мәгълүмат бирде Александр Анатольевич.
Кабул итү комиссиясе секретаре чит ил гражданнарының бюджетка вузга керергә хокукы барлыгын искә төшерде.