Бүген 19:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) «Мәгълүмати манипуляция. Балаларны ничек якларга?» дигән темага семинар узачак.
Ата-аналарга мәгълүмати сугышның нәрсә икәнлеге, мәгълүмати һәм психологик манипуляцияләрнең ничек эшләве һәм алар ни өчен кирәк булуы, шулай ук мәгълүмат коралының нинди булуы турында сөйләячәкләр. Белгечләр ни өчен мәгълүмати сугышлардан барыннан да бигрәк балалар зыян күрә, һәм аларны фейк мәгълүмат йогынтысыннан ничек сакларга һәм яңалыкларны караганнан соң борчылу белән ничек көрәшергә икәнлеген аңлатачаклар.
Бөтенроссия ата-аналар җыелышлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә даими рәвештә уза. Ата-аналар берләшмәсе белән шундый җыелышлар уздыру алар белән иң борчыган сораулар буенча ачык диалогка чыгырга ярдәм итә.
Бер ел эчендә уннан артык шундый Бөтенроссия җыелышлары узды, аларның һәркайсы төбәкләрдә, урыннарда җирле ата-аналар җыелышлары белән үрелеп барды.
Бу Эфирны «Династия» кинокомпаниясенең генераль продюсеры, ике бала анасы Наталья Мәйданова үткәрәчәк. Анда Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең «Балалар ышаныч телефоны» дистанцион консультация секторы җитәкчесе Анна Ермолаева һәм хәрби тарих өлкәсендәге эксперт, тарихи басмалар һәм уку әсбаплары авторы Петр Ишков катнашачак.
Мондый темага җыелышлар Россия төбәкләрендә дә узачак.
Онлайн-җыелыш эфиры трансляции.институтвоспитания.рф сайтында һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгың «ВКонтакте» социаль челтәре битләрендә трансляцияләнәчәк. Эфир һәм аның язмасы онлайн сакланып каланачак.