Татарстанда мәктәпләрнең материаль-техник куркынычсызлыгы өчен 3,6 млрд. сум кирәк

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанга мәктәпләрне матди-техник яктан тәэмин итү өчен 3,6 млрд. сум кирәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хәбәр итте.

«Физик саклау турындагы пункттан тыш, матди җиһазланыш буенча үтәлмәгән таләпләр дә бар, сүз видеокамералар, яктырту турында бара. Мәктәпләрне шулар белән тәэмин итү 3,6 млрд. сумга төшә. Бу мәсьәлә буенча Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать яздык, ул әлегә җавапсыз», – диде докладчы.

Хәйруллин сүзләренә караганда, узган елның февраленнән Татарстан федераль бюджеттан мәгариф оешмаларында куркынычсызлык оештыру өчен 5 млрд.сумнан артык акча сораган. «Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләренә, шул исәптән физик саклауга да ихтыяҗ исәпләнгән. Кызганычка каршы, бу хат җавапсыз калды. ТР Президенты тарафыннан беренче һәм икенче куркыныч категорияле мәгариф учреждениеләре өчен физик саклауны тәэмин итү өчен 300 млн. сумнан артык финанслау турында Карар кабул ителде», - дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары быел беренче, икенче һәм өченче куркыныч категорияләрдәге мәктәпләрне саклау өчен 1 млрд.246 млн. сумлык финанслау каралуын әйтте.

Шул ук вакытта Хәйруллин мәктәпләрне саклау мәсьәләсендә «Зур булмаган алга китеш бар», дип билгеләп үтте. Аерым алганда, мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасына террорчылыкка каршы яклануны тәэмин итүгә акча салынган. «Яңа мәктәпләр төзегәндә матди тәэмин ителеш һәм физик саклау өчен финанслау каралган», – дип тәмамлады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International