Татарстанлылар «Минем илем — минем Россия» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2022 елның 11 марты, җомга

«Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе — «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XIX сезоны башланды. Быел бу чара халыкларның мәдәни мирасына багышлана. 

Бу юлы конкурс ике яшь категориясендә узачак: 14-17 яшь һәм 18-35 яшь. Катнашучылар Россия территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни, белем бирү, техник һәм социаль-икътисадый проектлар тәкъдим итә алачак. Иң яхшы инициативалар адреслы ярдәм алачак. 17 номинациянең эчтәлеге ел саен аныклана һәм төзәтелә, тулы исемлекне конкурсның рәсми сайтында карарга була.

Тулырак мәгълүматны проект сайтында белергә һәм конкурста катнашучы яки эксперт сыйфатында теркәлергә мөмкин. Катнашырга Россия һәм башка илләрдән проектлар авторлары чакырыла. Гаризалар 2022 елның 24 апреленә кадәр 23:50 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International