Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2023/24 уку елына кабул итүнең контроль саннарын (бюджет урыннарын) бүлү буенча конкурс комиссиясе утырышына нәтиҗәләр ясалды. Быел конкурс 2022 елның 1 февралендә игълан ителгән иде.
2023/24 уку елына кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча конкурста бюджет ассигнованиеләре хисабына 579 мең 542 урын бүленәчәк. Катнашу өчен 946 вуздан гаризалар кабул ителде. Комиссиянең чираттагы утырышы Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән гаризаларга экспертиза үткәргәннән соң булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 30 апрелендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында басылачак.