Чаллыда олимпиадаларда җиңүчеләр укыган мәктәпләрне атадылар

2022 елның 12 марты, шимбә

Яр Чаллыда 9 – 11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында иң күп җиңүчеләр укый торган алты мәктәпне атадылар. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

"Яр Чаллыда узган олимпиада нәтиҗәләре буенча барлыгы 49 җиңүче, 158 призер. Призерларның күбесе 26 нчы мәктәптә (59 кеше), 78 нче лицейда (32 кеше), шулай ук 77, 76, 57 нче гимназияләрдә, 32 нче мәктәптә әзерләнгән", - дип сөйләде ул.

Узган ел белән чагыштырганда физик культура буенча тотрыклы югары нәтиҗә саклана. Шулай ук 13 фән буенча нәтиҗәләр дә яхшыртылган.

4-11 сыйныф укучылары арасында 14 республика олимпиадасында җиңүче, 127 призер булган. Алар химия һәм физика, тарих, әдәбият һәм тагын 13 фән буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

18 марттан мәктәп укучылары олимпиадасының Бөтенроссия этабы башлана, дип искәртте спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International