БГӘ вәкилләре Татарстан кадетларына һәм балаларга ноутбуклар һәм мәктәп портфельләрен тапшырдылар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

11 мартта Татарстан гомуми белем бирү оешмалары укучыларына ноутбуклар һәм мәктәп портфельләре тапшыру тантанасы булды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре 50 ноутбук һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм кадетларга 152 портфель тапшырдылар. Бу аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ балалар.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова; Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе урынбасары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе Хамад Рашед Али Бин Алван Әл-Хебси; икътисадый бүлек җитәкчесе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчелегенең беренче Секретаре Әхмәд Сәид Али Далван Алькетби катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International