Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Ләкләк көне" булып узды, анда потенциаль алыштыручы ата-аналар учреждение тәрбияләнүчеләре белән таныша алды.
Учреждение хезмәткәрләре бу чараны балалар белән кандидатлар аралашу өчен оештырды.
Акция кысаларында кунакларга мәктәп бинасы буйлап экскурсия үткәрделәр, укучылар концерт номерлары, сабын кайнату һәм ризык әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Актлар залында социаль педагоглар потенциаль ата-аналарны тәрбияләнүчеләрнең анкеталары белән таныштырды һәм аларга һәр бала турында сөйләде.
Шулай ук тәрбиягә алган әти-әниләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара тәрбияләнүчеләр белән чәй табыны артында аралашу, шулай ук сыр һәм чүлмәк остаханәсенә экскурсия белән тәмамланды.