Ел укытучысы Казанда 2 нче лицей-интернатның җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин булды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Казанның 2 нче лицей-интернатында җәмгыять белеме буенча педагог Илсур Җиһаншин «Ел укытучысы - 2022» конкурсының җиңүчесе булды. Нәкъ менә ул шәһәрне һөнәри осталык конкурсының республика этабында тәкъдим итәчәк.

Бәйгенең шәһәр этабы Казанда узган елның декабреннән быелның февраль аена кадәр узды. Анда 400 дән артык укытучы катнашты. Шәһәр этабында 71 мәгариф оешмасыннан 98 педагог узды, шуларның 34 е җиңүче, призер һәм лауреат булды. Конкурста катнашучы иң яшь кешегә - 21 яшь, иң өлкәненә - 58 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International